"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" кече программасын гамәлгә ашыру һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны студентлар арасында популярлаштыру, аларда хокук белемнәрен һәм кулланучы буларак дөрес күнекмәләр формалаштыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы хезмәткәре Марсель Шәһидуллин тарафыннан 2020 елның 22 гыйнварында КФУ (Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 4 нче йорт) студентлары белән дәрес уздырылды.
Дәрес сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы Закон статьяларын куллануга нигезләнгән иде. Тормыштан китерелгән мисаллар барышында студентлар төрлечә фикер йөртте: әлеге очракта кулланучы кем булып тора, кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы закон бу очракта гамәлдә буламы һәм килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкин? Студентлар әлеге тема белән кызыксынды һәм практик мәсьәләләр турында җанлы рәвештә фикер алышты.
Дәресләр вакытында студентларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы турында аңлатыла.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, аерым алганда, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Казан территориаль органының функцияләре турында да кыскача мәгълүмат бирелде.