Йокысызлыктан котылу өчен дөрес матрас сайларга кирәк

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яхшы матрас арзан түгел, ләкин яхшы ял итү дә, сәламәт булу да аның сыйфатына бәйле. Йокысызлыктан арыну, буыннарда һәм умырткалыктагы авыртуны, аллергия чирләрен бетерү өчен матрасны дөрес сайлый белү мөһим. Уңайлы һәм сәламәт йокы тәэмин ителгән очракта, даими арыганлык һәм бөтен нәрсәгә ачу килү хисеннән җиңел генә котылырга мөмкин.

Кибеткә барып, матрас эзләргә керешер алдыннан, аны ничек итеп дөрес сайларга кирәклеге турында белү мөһим. Ләкин бу эш беренче карашка гына җиңел тоела, – монда сезнең шәхси ихтыяҗларыгызны да, караватның үлчәмен дә, күп кенә башка факторларны да истә тотарга кирәк.

Күп очракта матрасның сыйфаты аның "эчлеге"нә бәйле. Еш кына анда пружиналар урнашкан була, ләкин алар да төрле. Ә кайбер модельләрдә пружиналар бөтенләй дә юк, бу очракта матрасны күпертеп тору башка материаллар ярдәмендә тәэмин ителә.

Табигый материаллар экологик яктан чиста һәм "озын гомерле", әмма аларның күбесе аллергиядән интегүчеләр өчен туры килмәскә мөмкин, шуңа күрә, әгәр дә сез шулар исәбендә булсагыз, синтетик материаллардан эшләнгән матрасларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Умыртка сөягенең бил өлешендә авырту белән җәфалана торган кешеләргә йомшаграк, билне яхшылап тотып тора торган модельләргә игътибар итәргә кирәк. Уртача катылыктагы матраслар умырткасының күкрәк өлешендә проблемалары булган кешеләргә туры килә. Аркасының өске өлешендә авыртудан һәм остеохондроздан интегүче кешеләргә, шулай ук гәүдәсен турайтырга теләүчеләр өчен каты матраслар әйбәт булачак.

Әгәр Сез сатып алган матрас сыйфатсыз булып чыкса, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законының 18 статьясы нигезендә, товарда сатучы белән алдан ук сөйләшенмәгән кимчелекләр булуын ачыклаганнан соң, кулланучы үз ихтыярына карап: шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә; сатып алу бәясен киредән исәпләттереп, башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә; сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә; товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетертү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә; сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Законның 19 статьясы нигезендә, товардагы җитешсезлекләр гарантия чоры дәвамында ачыкланган булса, кулланучы югарыда күрсәтелгән таләпләрне белдерергә хокуклы. Гарантия сроклары билгеләнмәгән товарларга карата кулланучы әлеге таләпләрне товарның җитешсезлекләре тиешле срокта, ләкин товар кулланучыга тапшырылганнан соң ике ел эчендә ачыкланган очракта белдерергә хокуклы.

Сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс барлыкка килгән очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International