Питрәч муниципаль районы Белкино авыл җирлегендә күчмә кабул итү булды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Белкино авылында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү оештырды.

Гражданнарны кабул итү Белкино авыл җирлеге башлыгы А.Н. Меньшов белән берлектә узды.

Очрашуга авыл халкы үз проблемалары белән килгән иде. Техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу; таләпләр белдерү сроклары турында; җиһаз ясау һәм китертү заказларын үтәү срокларын бозу; тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару; сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына таләпләр белдерү сроклары турында сөйләштеләр.

Өстәмә рәвештә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Сатып алучылар өчен товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиеш булуы, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазларының булуы турында киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.

Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар традициягә әйләнде инде. Авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мондый чаралар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне торак пунктыннан чыкмыйча гына, урында хәл итү мөмкинлеген бирә.

Кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Чарада катнашкан һәркемгә кулланучыларның белем дәрәҗәсен арттыру өчен "Кулланучылар өчен белешмәлек" буклетлары, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International