Пуховикны кайда һәм ничек сакларга?

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Елның салкын вакытында пуховиклар бик озак киелә торган кием булып тора.

Әлеге өске кием артык кыйммәт булмавы белән аерылып тора, ләкин аны да үз вакытында, дөрес итеп карап торырга кирәк. Пуховикларның башка кышкы киемнәр кебек үк сакланмавы турында да истә тотарга кирәк. 

Салкын көннәрдә киемнең мамыгы дым сеңдермәскә тиеш, чөнки ул вакытта ул ябыша, авырая һәм кием җылытмый башлый. Мамык ябышмасын өчен, пуховикларны җитештергәндә фәкать суда йөзә торган кошларның мамык-каурыйлары гына кулланыла. 

Дөрес карап тоткан очракта, пуховик күп еллар хезмәт итәчәк.

Пуховикны юдырмыйча гына саклауга кую ярап бетмәс.  Пычрак булмаса да, тукымада тән эпителияләре, тир, тузан, күзгә ташланып тормый торган ризык калдыклары булырга мөмкин. Боларның барысы да көя күбәләкләрен җәлеп итә. Өстәвенә, искергән тапларны чистартып та булмый диярлек.

Юарга салыр алдыннан пуховикның мехын алырга, барлык төймәләрен төймәләп, каптыргычларын каптырырга кирәк. Юган вакытта мамык төерләнмәсен өчен, кер юдыру машинасына 2-3 теннис тубын салырга киңәш ителә.

Кер юдыру машинасыннан файдаланырга карар кылган булсагыз, үзегез өчен мөмкин булган режимнарын өйрәнегез. Нәзәкатьле әйберләрне юдыра торган режимны кулланыгыз.

Пуховикны юдырганнан соң аны киптерергә, кипкән мехны селкеп күпертергә кирәк.

Пуховикны вакыты-вакыты белән селкеп торган очракта, ул яхшырак кибәчәк.

Начар сыйфатлы (брак) пуховик сатып алган очракта нишләргә?

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә, товарда сатучы белән алдан сөйләшенмәгән җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы үз ихтыярына карап:

  • товарны шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
  • сатып алу бәясен яңадан исәпләттереп, башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
  • сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
  • товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетертү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
  • сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплау турында таләп итәргә хокуклы. Китерелгән зыян кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International