Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру һәм халыкка мәгълүмат җиткерү максатында, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.
Чаралар Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар, "Олимп" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору, "Күпфункцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениесендә консультация өстәле, мәктәп укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылындагы пенсионерлар һәм инвалидлар өчен лекция-әңгәмә рәвешендә гамәлгә ашырылды.
Уздырылган чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды, шулай ук "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы каралды.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышып чыгу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.