Татарстанда сыраны маркалау буенча яңа сынау проекты башлана

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "кега" транспорт савытында җиткерелә торган сыра продукциясен аның әйләнешен күзәтүне идентификацияләү чаралары белән маркалау буенча эш төркеменең беренче киңәшмәсе узды. Әлеге проект сынау характерында, һәм ул сыра тармагында тәртип урнаштыруга һәм легаль булмаган сыра продукциясен сатуны минимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренә караганда, сыра кегларын маркалау буенча сынау проектының схемасы каты алкоголь продукциясенең федераль маркалары белән маркалау тәртибенә туры килә.

Сыра кайнату компанияләре вәкилләренә (алар шулай ук эш төркем әгъзалары булып тора) сынау проектының юл картасы тәкъдим ителде. Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән килешү нигезендә, сынау проектында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җитештерүчеләр генә катнашачак.

Сынау проекты белән танышканнан соң, "сыра базары"нда катнашучылар үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Алга таба дистрибьютор компанияләр һәм Сыра ассоциациясе җитәкчелеге Россиянең барлык сыра җитештерүчеләренә Татарстан Республикасы территориясендә эксперимент башлануы турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе әлеге сынау проектының сыра продукциясе җитештерүчеләр тарафыннан хупланачагына ышаныч белдерде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International