Хокук бозучылар җаваплылыкка тартылды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы суд районы җәмәгать судьясы тарафыннан "И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, шулай ук әлеге оешманың директорына карата, Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату кагыйдәләре бозылуга юл куйган өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлешендә каралган административ хокук бозу эшләре каралды.

 "И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алкогольле продукцияне ваклап сату буенча үз эшчәнлеген 2012 елда ук Бөгелмә шәһәрендә ике сәүдә объектында башлап җибәргән һәм бүгенге көндә сәүдә объектлары исәбен 50 ноктага кадәр арттырып, үзенең эшчәнлек даирәсен киңәйткән, шул исәптән Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында да.

Баулы шәһәрендәге ике катлы торак йортның беренче катында урнашкан әлеге кибетләрнең берсендә сатып алучылар агымын законсыз рәвештә арттырырга карар кылынган: хәмер продукциясен ваклап сату буенча лицензия алыну белән, сатып алучылар өчен икенче яктан ишек ачылган, ә ул исә күпфатирлы торак йортның ишегалды ягына карап тора.

Шулай итеп, "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 декабрендәге 171-ФЗ номерлы РФ Законының 16 статьясындагы таләп, шулай ук "Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы таләпләре бозылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан судка җибәрелгән материаллар буенча закон бозучыларны гаепле дип тану турында карарлар чыгарылды.

"И" ҖЧҖ карата 100 000 сум күләмендә штраф һәм оешма директорына карата 20 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International