Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү системасына, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән шикаятьләр нигезендә, 2020 елның 21 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрелде, аның барышында Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан сәүдә объектында тикшерү үткәрелде, спиртлы сыеклык салынган "фанфурик"ларны ваклап сату очрагы билгеләнде. 100 мл сыешлы "Дару формаларын әзерләү өчен фармацевтика антисептик эремәсе. Субстанция-эремә. 95%" дигән 32 флакон әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарны бозучы зат административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен территориаль органга чакырылды. Моннан тыш, дәүләт теркәвеннән башка гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясенә чаралар күрү өчен җибәрелде.