Өлкән кешеләрнең хокукый белемнәрен арттырабыз

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр аерым игътибар, кайгыртучанлык, тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашуны һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә торган, социаль зәгыйфь категориягә керә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов Саба муниципаль районындагы "Балкыш" ("Сияние") тернәкләндерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Очрашуның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый культура дәрәҗәсен арттыру, аларны кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә өлкәннәргә карата закончалык, хокук бозуларны профилактикалау нигезләре белән таныштыру.

Чара кысаларында товарлар сатып алганда, эшләргә һәм хезмәт күрсәтүләргә килешүләр рәсмиләштергәндә өлкән яшьтәге кешеләр еш очрый торган проблемалар тикшерелде. Гражданнар юлыга торган иң еш очраклар каралды. Намуссыз сатучылардан һәм эшләрне башкаручылардан үзеңне ничек якларга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

Тыңлаучылар сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан төрле хәлләр турында фикер алышуда актив катнашты, тормыштан мисаллар китерде һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә яңа белемнәр нигезендә үз сорауларына җаваплар эзләде. Чара барышында "кулланучы өчен белешмәлек" буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International