Бер көн эчендә генә дә Түбән Кама шәһәренең сәүдә объектларында "фанфурик"ларны ваклап сатуның 4 очрагы ачыкланды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре контроль чаралар үткәрде, алар барышында Түбән Кама шәһәренең 4 сәүдә объектында 100 мл сыешлы пыяла савытларда спиртлы сыеклык тутырылган "фанфурик"ларны ваклап сату фактлары ачыкланды. Барлыгы 77 флакон тартып алынды.

Бу продукциянең билгеле бер категория гражданнары тарафыннан ясалма хәмер сыйфатында кулланылуы сер түгел, ә аларны кулланучы кешеләр үз сәламәтлекләре турында уйламый да.

Хәзерге вакытта ачыкланган бозулар буенча административ тикшерүләр үткәрелә, шуннан соң эш материаллары судка тапшырылачак, ә расланган мөрәҗәгатьләр өчен мөрәҗәгать итүчеләргә акча түләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында кулланучылар өчен 2016 елдан бирле матди бүләкләү гамәлдә. 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүләрне Татарстан Республикасының барлык гражданнары да алырга мөмкин. Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә һәм "Халык контроле" бүлегенә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендәге закон бозылуы турында хәбәр җибәрергә кирәк. Вәкаләтле вазыйфаи затлар, бирелгән вәкаләтләр кысаларында, хәбәрләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерүләр үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, закон бозу факты расланганнан соң, мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International