ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлегеннән материал алынды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы районының 36 нчы чакрымында Азнакай-Ютазы М5 автомобиль юлында Г. исемле гражданинның ВАЗ-21101 маркалы автомобильдә спиртлы продукция, ә атап әйткәндә, бөкеләре бозылган, 5 литр сыешлы, этикеткасы булмаган, 6 данә күләмендәге полиэтилен шешәләрдә куе шәмәхә төсендәге спиртлы сыекча алып барылуы турында ачыкланган. Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 30 литр тәшкил итә.

Административ тикшерү эше алып барыла, әлеге вакыйгада Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1 статьясының 2 өлешендә һәм 14.17.2 статьясында каралган административ хокук бозу билгеләре күзәтелә. Хокук бозуның барлык шартларын ачыклау өчен, алынган продукция үрнәкләренә лаборатор сынаулар үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International