"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү чираттагы мәртәбә уңай нәтиҗә бирде. Казан шәһәре Совет районының бер сәүдә объектында документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләренең сатылып ятуы ачыкланды. Моннан тыш, сыра продукциясенең әйләнеше БДАМС системасында да чагылдырылмаган, димәк, легаль булмаган рәвештә сатылган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 80 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнештән алынды.
Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң материаллар вәкаләтле органнарга тапшырылачак.