ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Чүпрәле районында берничә хокук бозу очрагын ачыклады

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Чүпрәле районында урнашкан ике кибеттә күпләгән санда хокук бозуларны ачыклады.

Шулай итеп, Яңа Шигали авылындагы кибетләрнең берсендә эшкуар документларсыз гына ныклы хәмер һәм сыра белән законсыз сәүдә итүне оештырган. Өстәвенә алкогольле продукция турындагы мәгълүмат БДАМС системасында да теркәлмәгән. 20,72 л күләмендә алкогольле продукция, шул исәптән 4,7 л аракы һәм 16,02 л сыра сатудан алынды.

Шул ук көнне Чүпрәле районының Түбән Урманасты Шигали авылы территориясендә урнашкан кибеттә дә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбенә алуны бозу һәм документларсыз сыра сату фактлары ачыкланды. 8,1 л күләмендә сыра сатудан алынды.

Хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен килергә кирәклеге турында турында хәбәр ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, административ хокук бозулар турындагы эшләр "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган гаризаларны карау барышында кузгатылды.

Гариза бирүчегә акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International