Халыкны кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны мөстәкыйль куллануга өйрәтәбез

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белем дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ биргәндә игътибарлырак булырга, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.

2020 елның 23 гыйнварында гражданнарның кулланучы белемен арттыру максатында, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә, Арча районы Мөндеш авылында яшәүче актив укучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина белән очрашу оештырылды. Очрашуның темасы: "Кулланучы хокукларын өйрәнәбез".  Барлык катнашучылар да эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең бурычлары һәм функцияләре, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылганда, шул исәптән бәхәсле хәлләрдә гамәлләр алгоритмы белән танышты. Кырыгалдарлардан үзеңне ничек якларга, дигән тема кузгатылды. Шикаятьләрне карау тәҗрибәсеннән очраклар китерелде. Очрашуда катнашучыларга, шул исәптән дистанцион ысул белән, сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алу, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һ.б., "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эше турында аңлатмалар бирелде. Шулай ук кулланучы өчен кирәкле мәгълүмат урнаштырылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

Очрашу Арча районының Мөндеш башлангыч мәктәбендә узганга күрә, 4 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес тә үткәрелде. Дәрес, әкиятләр кулланып, әңгәмә формасында үтте. Балалар дәрес барышында аяк киеме тартмасында аяк киеменең сул як пары гына булганда яки сыйфатсыз ремонт ясалганда кулланучының нинди хокуклары булуы белән кызыксынды. Шунысы куанычлы, кече яшьтән үк балалар ваемсыз түгел, ә хокукларны һәм законны өйрәнергә телиләр.

Чарада катнашучылар файдалы мәгълүмат алганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International