Байлангар авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Байлангар авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Әлеге чара кулланучы белеме нигезләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр җиткерелгән. Күчмә кабул итү авыл җирлеге башлыгы катнашында узды. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагыла иде, шулай ук азык-төлек товарларының сыйфат мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Кулланучылар кергән сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алды.
Чара барышында катнашучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International