Шәһәр җитәкчеләре халык белән очрашуларны дәвам иттерә

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 15 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар уза. Һәр микрорайонда яшәүчеләр әлеге очрашуларда актив катнаша. Шәһәр җитәкчеләре шәһәр халкы алдында узган ел өчен хисап тота һәм агымдагы елга планнар турында күмәк рәвештә фикер алыша.

Көн саен әлеге очрашуларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге вәкилләре дә катнаша. Консультация өстәлләре оештырыла, теләгән һәркем консультация һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба ала. Очрашуда шулай ук идарәче компанияләр вәкилләре, ТИҮ рәисләре, участок полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр идарәсе, прокуратура, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре дә катнаша.

Халык белән әлеге очрашуларда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы, шәһәр советы депутатлары һ.б. актив катнаша.

Халык белән очрашулар калада яшәүче һәркемгә үз сораулары һәм проблемалары белән турыдан-туры рәсми затларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә.

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак, һәр мәсьәлә алга таба хәл итү өчен тиешле инстанцияләргә җибәрелә. Кулланучыларның хокукларын яклау вәкилләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар "кайнар линия" телефоны эше турында консультация һәм мәгълүмат ала:  71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International