2020 елның 23 гыйнварында Арча муниципаль районының Иске Ашыт авыл советы бинасында, Ташкичү авыл җирлеге бинасында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.
Күчмә кабул итү барышында халыкның сыйфатсыз товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә җитешсезлекләр ачыклануга, техник яктан катлаулы, сыйфатсыз товарлар сатып алуга, товарларда һәм күрсәтелгән хезмәтләрдә булган җитешсезлекләр буенча таләпләр белдерү срокларына кагылышлы мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, соңгы мәртәбә 2019 елның 27 мартында үзгәрешләр кертелгән Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген дә җентекләп карадылар. Өстәмә рәвештә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасы тапшырылды.