“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәле булуын раслады.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырылган гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә алкогольле продукция, атап әйткәндә: товар-транспорт накладнойлары булмаган, ярашлылык турында декларациясез сыра сату факты ачыкланды, шулай ук эшкуар БДАМС системасында исәпкә алу һәм теркәү зарурлыгына да игътибар итеп тормаган.
26,5 л күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта административ тикшерү эше алып барыла, аның тәмамлануы буенча материаллар вәкаләтле органнарга тапшырылачак.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гариза биргән мөрәҗәгать итүчегә акчалата бүләк биреләчәк.