ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре төрле уку йортлары һәм мәктәп укучылары белән даими рәвештә очрашулар үткәреп тора. 2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрелде.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге Россия Федерациясе законнары нигезләрен һәр гражданинга теләсә кайсы яшьтә өйрәнү зарур, күрәсең, шуңа күрә дә кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен гражданнарда мөмкин кадәр иртәрәк формалаштырырга кирәк.
Хокукый җайга салу һәр кешенең көндәлек тормышында әһәмиятле роль уйный. Көнкүрештә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны белү аеруча актуаль. Чараның беренче өлеше барышында бүлек хезмәткәрләре укучыларны законның төп нигезләмәләре белән таныштырды, шул исәптән кайсы очракта, кем инициативасы белән һәм кем хисабына экспертиза үткәрелүе турында сөйләделәр. Гарантия срогы чорында товарның сыйфатына карата дәгъва белдерелгәндә сатучы яки җитештерүче анда производство дефекты булуы белән килешмәсә, алар моның киресен расларга тиеш, – шуңа игътибар юнәлтелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган яки товар белән саксыз эш иткән кулланучы сатучының яки җитештерүченең экспертиза чыгымнарын үзе түләргә тиеш булачак. Гарантия срогы чыккач, кулланучыга гаделлек эзләп, экспертка мөрәҗәгать итәргә кирәк инде. Экспертиза үткәрү тәртибе, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр дә укучыларда кызыксыну уятты.
Чараның икенче өлеше сорауларга җавап формасында үтте.
Төрле вакытта укучылар үзләре катнашкан хәлләргә карата килеп туган сорауларга: үлчәме буенча туры килмәгән аяк киемен яки өс киемен алыштыру турында, товарда җитешсезлек ачыкланган очракта гамәл кылу тәртибе, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары, нинди товарларның техник яктан катлаулы булуы һәм аларны сату-алуда катнашкан вакытта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын куллану турында белгеч тарафыннан аңлатмалар бирелде.