Югары Ослан муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 нче елның 23 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова катнашты.

Комиссия 2019 ел йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләренең район рейтингы турында фикер алышты. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова алкогольле продукция сату дәрәҗәсен, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар санын, легаль булмаган әйләнештән алынган алкогольле продукция күләмен анализлады. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Верхнеуслонский" муниципальара бүлеге вәкиле Д.А.Бурдин 2019 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирде. Шулай ук алкоголь базары, алкоголь белән агуланулар өлкәсендә хокук бозулар өчен салынган штрафларны түләтү мәсьәләләре дә каралды.

 Утырышка комиссия рәисе нәтиҗә ясады, утырышта катнашучылар өчен 2020 елда комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International