ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары буенча киңәшмә узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2019 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы, Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Киктев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, территориаль органнар вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында 2019 елгы эшкә йомгак ясады, 2020 елга эш планнары турында сөйләде.  

Республика Хөкүмәте тарафыннан расланган “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл картасы” һәм “Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү буенча юл картасы” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең юнәлеш векторы булып кала.

Дистанцион тикшерүләр һәм БДАМС системасыннан хисаплар чыгару нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2019 елда административ хокук бозулар турында 813 беркетмә рәсмиләштерде.

Республикада төп сыра җитештерүчеләребезгә ярдәм итү һәм сыра базарында легаль булмаган әйләнешкә каршы көрәш чаралары күрелде:

- узган ел башында республика Сыра ассоциациясенең республика территориясендә сыра продукциясенә минималь ваклап сату бәяләрен кертү турында тәкъдиме хупланды, бу акцизлары түләнмәгән һәм БДАМС системасында исәпкә алынмаган легаль булмаган сыраны "демпинг" бәяләре буенча сатуны мөмкин кадәр чикләү мөмкинлеген бирде;

- хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә хупланган безнең инициатива буенча республика территориясендә БДАМС системасында тиешенчә теркәлгән сыра өчен кегларны маркалауга бәйле сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе хәл ителә. Алькоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән тиешле килешүләр имзаланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде.

Контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеге Эчке эшләр министрлыгы белән уртак эш алып баруны тәэмин итә. Болар белән берлектә, уртак тикшерүләрнең шактый кимүе турында да билгеләп узарга кирәк, әгәр 2-3 ел элек контроль буенча һәр өченче чара Эчке эшләр министрлыгының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре (участок вәкаләтлеләре хезмәте, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш хезмәте, ЮХИДИ) белән берлектә үткәрелә торган булса, 2019 ел нәтиҗәләре буенча һәр сигезенче чара гына шул рәвешле уздырылды, шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеге сизелерлек артты. Бу күренеш уртак чараларның эшне җентекләп өйрәнеп, контроль чарага җентекләп әзерләнгәннән соң гына үткәрелүе турында сөйли. 

Республикада җитештерелә торган алкоголь продукциясенең сыйфаты элеккечә үк Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, гадәттәгечә бу эшкә җитди игътибар бирелә. 

Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан республикада җитештерелгән 1 миллион декалитрдан артык этил спирты һәм алкоголь продукциясе, шулай ук алкогольле продукция җитештерү өчен кертелгән спиртлы чимал тикшерелде. Тикшерелгән барлык продукция дә билгеләнгән таләпләргә туры килә иде.

Ел дәвамында 3 миллион декалитрдан артык атамадагы алкоголь продукциясе кертелде һәм тикшерелде. Бу күрсәткеч 2018 ел дәрәҗәсеннән 7%ка күбрәк. 81,4 мең декалитр яки тикшерелгән продукциянең 2,5%ы яраксызга чыгарылды.

2019 елда сынау лабораториясендә 26000 артык алкогольле һәм спиртлы продукция үрнәгенә экспертиза үткәрелде, шуларның якынча 2500 тирәсе (9.6%ы) яраксызга чыгарылды.

Яраксызга чыгарылган продукциянең күп өлешен хокук саклау органнары (1575 тикшерү үткәрелде, 1511 үрнәк яраксызга чыгарылды), Алькоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт (143 үрнәк тикшерелде, 114 үрнәк яраксызга чыгарылды), суд органнары һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре (339 үрнәкнең 273се яраксызга чыгарылды) мөрәҗәгатьләре буенча тикшерелгән спирт, алкогольле эчемлекләр, сыек косметика эшләнмәләре тәшкил итә.  

Контроль-инспекция эшчәнлеге алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законнарны үтәүнең төп инструменты булып тора.

2019 елда контроль чаралар нәтиҗәсендә барлыгы 3160 хокук бозу очрагы ачыкланды. Үсеш – 5%.

Быел оператив бүлекчә эшенең өстенлекле юнәлеше полиция белән берлектә спирт, ныклы алкоголь һәм спиртлы сыеклыкларны легаль булмаган җитештерүләрне һәм китертүләрне ачыклау һәм чикләү булачак.

"Икеләтә билгеләнештәге" спиртлы сыеклыклар әйләнешен кисәтү эше дәвам итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 ел белән чагыштырганда, бу өлкәдә ачыкланган хокук бозулар саны 1,5 тапкырга диярлек кимеде. 2 муниципаль берәмлекнең 7 сәүдә объектында парфюмерияле спиртлы сыеклык сатуга чик куелды.

Элеккегечә, штраф санкцияләре артуга карамастан, алкогольле продукция сату вакытын бозу иң киң таралган хокук бозуларның берсе булып кала бирә. 6 меңнән артык сәүдә объектында алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү режимы үтәлешенә мониторинг үткәрелде. Шуларның 424 очрагында, ягъни һәр 16нчы кибеттә иртә таңнан яки төнлә хәмер белән сәүдә итәләр.   

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү эше

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 июнендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" 6-ярдәмче программасын (алга таба – 6-ярдәмче программа) гамәлгә ашыру максатларында, 2019 елда республика башкарма хакимият органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, кулланучыларның хокукларын яклау буенча иҗтимагый кулланучылар берләшмәләре хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.

2019 елда азык-төлек товарларының биш төркеме буенча (колбаса эшләнмәләре, сосиска, пилмән, балык пресервлары, сырлар) кулланучы дегустацияләре оештырылды һәм үткәрелде.

Республиканың сәүдә челтәрендә сатып алынган 397 азык-төлек товарлары үрнәгенә (сөт, атланмай, туңдырма, каймак, эремчек, кефир, сыр, балык һәм казылык әйберләре, ит консервлары) бәйсез кулланучы экспертизалары үткәрелде.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча 93 үрнәк яисә 23%ы куркынычсызлык күрсәткечләре (микробиологик критерийлар); физик-химик һәм органолептик күрсәткечләр буенча билгеләнгән таләпләргә туры килми дип танылды; кулланучы өчен, шул исәптән продукт составы турында, дөрес булмаган мәгълүматлар булуы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча материаллар чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә җибәрелде. Республиканың сәүдә челтәренә сыйфатсыз товарлар китерүче кайбер предприятиеләргә карата кисәтүләр рәвешендә административ йогынты чаралары күрелде, эшләрнең бер өлеше карап тикшерү стадиясендә.

2019 елда гражданнарның 2958 мөрәҗәгате каралды, бу күрсәткеч 2018 елга карата 93% тәшкил итә, шул исәптән 84% – сәүдә өлкәсендә; 9% – көнкүреш хезмәтләре; 0,5% – торак-коммуналь хезмәтләр; 0,5% – элемтә хезмәтләре; 5% – башка хезмәтләр; 1% - җәмәгать туклануы өлкәсендә. Мөрәҗәгатьләрнең 92 проценты судка кадәр тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителде.

8-11 сыйныф укучылары өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына VII республика олимпиадасы үткәрелде. Бу тема белән кызыксыну дәрәҗәсе елдан-ел арта: 2013 елда олимпиадада 500ләп укучы катнашса, 2019 елда алар саны 9441 җитте, бу бөтен республикадан, һәр шәһәр һәм муниципаль район вәкилләреннән торган рекордлы катнашучылар саны. "Кулланучы белеме нигезләре" темасы буенча факультатив дәресләрдә бөтен республикадан 21 меңнән артык укучы белем алды.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International