2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы М.И.Егорова Биектау муниципаль районының Айбаш авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Гражданнарны кабул итү Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Равил Рәкыйп улы катнашында узды.
Күчмә кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде: сыйфатсыз товарлар сатып алу һәм сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелү, шул исәптән яраклылык срогы узган, мәгълүматлары булмаган азык-төлек товарларын сатып алу очраклары буенча. Шулай ук, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар өчен акчаны кире кайтару яки аларны алыштыру буенча, заказларны үтәү сроклары бозылуга кагылышлы, таләпләр белдерү сроклары, тиешле сыйфаттагы, ләкин үлчәме, фасоны яки габаритлары буенча туры килмәгән товарларны алыштыру һәм кире кайтару турында да консультацияләр бирелде.
Гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базарында ачыкланган хокук бозулар буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде. Сатып алучылар өчен товарлар турында нинди мәгълүмат күрсәтелергә тиеш булуы, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазларының булуы турында киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.
Чараларда катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя" газетасы тәкъдим ителде.
Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар традициягә әйләнде инде. Авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан чыкмыйча гына урында хәл итү мөмкинлеген бирә.