Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып, чара үткәрде. Төп максат – халыкны хокукый грамоталы булырга өйрәтү.
Әлеге чарада Әтнә районының күпфункцияле үзәгенә килүчеләр дә актив катнашты. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча да консультация үткәрелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулына һәм тәртибенә, якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.