Арча шәһәре мәдәният йортында җирле җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе булды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Күргәзмәнең төп максаты – җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, аның продукциясен алга этәрү. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, ә сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләр арасындагы багланышлар өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Арча шәһәре мәдәният йортында җирле җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе булды. Күргәзмә барышында һәркем җирле җитештерүчеләр товарларының презентацияләре белән таныша һәм теге яки бу продуктны татып карарга тели. Ә тәкъдим ителгән ассортиментның байлыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Чарага килүчеләр өчен бал продукциясе, сөт продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, кондитер әйберләре, камыр ризыклары һ.б. тәкъдим ителгән иде. Һәр предприятие стенд рәсмиләштергән, анда җитештерелә һәм сатыла торган продукция турында тулырак мәгълүмат бирелгән иде. Тәкъдим ителгән төрле-төрле продукция ассортиментыннан күзләр йөгерешә иде. Әлеге чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималының табигыйлыгы, сыйфаты, әле яңа әзерләнгән булуы турында аңлатты һәм тиешле буклетлар өләшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International