2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районындагы "2 нче гимназия" МББУ 8 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгечләре кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Укучыларга Чистай районында кулланучыларның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче оешмаларның эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре һәм "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында аңлатылды.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының товарларны дистанцион ысул белән сатуны җайга сала торган 26.1 статьясына җентекләп тукталдылар. Әлеге норманың сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларны кире кайтарганда гадәти сатудан аермалары турында сөйләделәр.
Укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен төрле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды. Чара барышында барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.