Ательеда хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту турында сөйләшү

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә ателье хезмәткәрләре эшенә дәгъва белдереп мөрәҗәгать итү очраклары аз түгел. Кулланучыларны борчый торган төп мәсьәләләр - ательеларда хезмәт күрсәтүченең үзе, хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмау, кулланучыга хезмәт күрсәтү турында язмача килешү (квитанция) бирергә “оныту”, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты “аксау” һ.б
Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм җайга салу хезмәткәрләре хакимият тәкъдиме белән шәхси эшмәкәр Наталья Юн дигән ханымның кием-салым тегү һәм төзәтү ательесында (Казан шәһәрендәге сәүдә комплексларының берсендә урнашкан) семинар үткәрде.
Чарага җыелган халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салуга кагылышлы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат белән таныштырылды. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәте кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатып үтелде. Хезмәт күрсәтү турында квитанция рәсмиләштерү (нәкъ менә шушы кәгазь кисәге ательеда эшләүчеләрдән хезмәт күрсәтүләренең сыйфатлы булуын “таләп иттерә” бит) зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды.
Тиешле мәгълүматны кулланучыларга әллә кайдан ук күренеп торган урында уңайлы итеп урнаштыру, кулланучылар почмагында хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) турында килешү (квитанция, башка документлар) үрнәкләрен, ташламалардан файдалануга хокуклы кулланучылар категорияләре исемлеген, шулай ук хезмәт күрсәтү (эш башкару) буенча ташламалар исемлеген, җирле үзидарә органының кулланучылар хокукларын яклау буенча бүлеге адресы һәм телефонын һ.б булдыру турында таләпләр конкрет мисаллар белән аңлатылды.
Хезмәт күрсәтүченең үзе һәм аның тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат белән таныша алу мөмкинлеге кулланучының төп хокукларыннан берсе булып тора. Хезмәт күрсәтүнең кулланучы тормышына, сәламәтлеге, милкенә зыян салмаслык итеп, тиешенчә сыйфатлы итеп башкарылуының үзенчәлекле бер алшарты бу, дигән сүзләр яңгырады.
Семинар барышында ателье хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә очрый торган төрле сорауларга җаваплар бирелде. Әйтик:
-хезмәт күрсәтү әйберне бозуга китергән очракта кулланучы нәрсә таләп итә ала (Законның 35 статьясы нигезендә, бозылган әйбернең бәясе хезмәт күрсәтүчедән ике тапкырга арттырылып түләтелә һәм кулланучыга хезмәт күрсәтү өчен түләнгән акчасы кире кайтарыла):
-хезмәт күрсәтү сыйфатсыз булып чыккан очракта кулланучы нишли ала (Законның 29 статьясы нигезендә, кулланучы йә хезмәт күрсәтүдәге җитешсезлекләрнең бушлай юкка чыгарылуын яисә хезмәтнең яңадан – бу юлы инде бушлай күрсәтелүен таләп итә ала);
- кулланучыдан тегү, төзәтүгә һ.б кабул итеп алынган әйберләрдә теге яки бу җитешсезлекләр ачыкланган очракта нәрсә эшләргә (Законның 36 статьясы нигезендә, квитанциягә тиешенчә язып куярга һәм кулланучыга бу хакта вакытында хәбәр итәргә).
Семинарда низаглы хәлләргә һәм аларны хәл кылу ысулларына (шул исәптән бәйсез экспертиза ярдәмендә) мисаллар китереп үтелде. Чарада кулланучылар хокукларын яклау турында Законнны җайга салуның башка өлкәләренә кагылышлы күп кенә сорауларга  да җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International