2020 елның 29 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы хакимиятенең актлар залында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булды.
Көн тәртибендә Менделеевск муниципаль районында 2019 елда алкогольле продукцияне сату, сыра һәм сыра эчемлекләрен декларацияләү турындагы мәгълүматны бозган өчен административ җаваплылык турында, авыл җирлекләрендәге проблемалы мәсьәләләр каралды. Роспотребнадзор вәкиле эшкуарлар игътибарына сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга, шул исәптән агызып сатуга карата санитар таләпләр турында мәгълүмат җиткерде.
Оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар ала алды.
Очрашу ахырында алкогольле продукция сатуны БДАМС системасында исәпкә алу тәртибен бозуга юл куймау, алкоголь продукциясенә минималь ваклап сату бәяләренә кагылышлы таләпләрне үтәү турында карар кабул ителде.