Сездән – сорау, бездән – җавап

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сорау: Аяк киемен төзәткән вакытта аның үкчәсенә зыян китерелсә, "оста"га нинди таләпләр белдерергә мөмкин?

 Җавап: Чыннан да, бик күңелле булмаса да, мондый хәлләр тормышта еш очрап тора. Вакытыннан алда өметсезләнергә кирәкми, чөнки Сез үкчәне алмаштыру яки зыянны каплау мәсьәләсе буенча эшләрне башкаручыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 29 статьясында, РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган "Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре"ндә каралган таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Башкарылган эштә җитешсезлекләр ачыкланганда, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- башкарылган эшнең кимчелекләрен түләүсез бетерү турында;
- башкарылган эш бәясен тиешенчә киметү турында;
- шундый ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка төрле әйберне түләүсез нигездә әзерләү яки эшне кабат башкару турында. Шул ук вакытта кулланучы эшләрне башкаручы тарафыннан элегрәк башкарылган әйберне аңа кире кайтарырга тиеш;
- үз көче белән яисә өченче затлар ярдәмендә башкарылган эштәге җитешсезлекләрне бетерүгә тотылган чыгымнарын каплау турында.
Кулланучы, әгәр башкарылган эштә шактый җитешсезлекләр яки килешүдәге шартларны үтәүдән шактый тайпылышлар булуын ачыклаган очракта, әлеге килешүне өзәргә хокуклы. Кулланучы, шулай ук, эш башкару сроклары бозылуга бәйле рәвештә дә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплау турында таләп итәргә хокуклы.

Аяк киемен ремонтлаган оешмага карата үз таләпләрегезне белдерү өчен, Сезгә оешма җитәкчесе (шәхси эшкуар) исеменә дәгъваны ике нөсхәдә язмача рәсмиләштерергә кирәк, оешманың хезмәткәрләре Сездән дәгъваны кабул итәргә һәм Сездә кала торган нөсхәдә аны кабул итү турында тамгаларга, сездән кергән дәгъва номерын һәм кабул итү датасын күрсәтергә тиеш. Дәгъвага аяк киемен ремонтка тапшыру-кабул итеп алу турындагы квитанция күчермәсен теркәргә кирәк булачак. (Аңлаешлырак итеп әйткәндә, Сез аяк киеме ремонты өчен түләгән акчаны кире кайтару турында, үкчәне ремонтка кадәр булган тиешле торышына китерү турында таләп итә аласыз яки, туфлиләрегезне "оста"ның үзенә калдырып, тузганлык дәрәҗәсен исәпкә алып, аяк киеме бәясен ала аласыз).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International