Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды судьясы карары белән Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш каралды.
Азнакай шәһәре читендә, автотукталыш урыннарының берсе янында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан зур партиядә спиртлы продукция ташу факты ачыкланган. "Газель-фургон" автомобиленнән "Оpel Astra" маркалы җиңел автомобиль багажнигына халык телендә "фанфурик" дип атап йөртелә торган спиртлы продукциянең зур партиясен төяп ятканнар.
Барлыгы 4146 флакон "Фармацевтик антисептик эретмә" һәм тышкы яктан куллану өчен эретмә әзерләүдә кулланыла торган 7500 флакон "Этил спирты" законсыз әйләнештән алынган. Алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме 1164,6 литр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Әлмәт шәһәр судына тапшырылган эш материаллары буенча Г. һәм В. исемле гражданнарны гаепле дип тану турында карарлар чыгарылды. Аларга дәүләт кеременә штрафлар билгеләнде, ә законсыз әйләнештән алынган спиртлы продукцияне закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә юк итү күрсәтмәсе бирелде.
Хәзерге вакытта штрафлар түләнгән, ә "фанфуриклар" юк итүгә юнәлтелә.