2020 нче елның 29 нчы гыйнварында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау кысаларында, Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән адрес буенча барып кайтты.
Урынга чыгып тикшерү барышында белем йортына (автомәктәпкә) бик якын урнашкан урында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату факты расланды, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 ст. 3 өлеше буенча классификацияләнгән хокук бозу булып тора.
7,75 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге закон бозучы инде берничә тапкыр шундый ук хокук бозуга юл куйса да, административ штрафлар да, алынган продукция дә аны "акылга утыртмаган".
Чираттагы хокук бозу факты буенча Казан шәһәренең әлеге эшкуар эшчәнлек башкарган район прокуратурасына мәгълүмат хаты җибәреләчәк.
Хәзерге вакытта әлеге хокук бозу факты буенча кисәтү чараларын сайлау өчен административ тикшерү үткәрелә.