31 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре өчен оештырылган семинарларда катнашты.
Миләүшә Михеева Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының 2019 нчы елда территориаль орган карамагындагы Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары буенча эш йомгакларына бәйле контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларның игътибары лицензиясез эшчәнлек алып бару, "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция сату, алкогольле продукцияне сату вакытын бозу һ.б. фактларга юнәлтелде. Контрольдәге субъектлар белән үткәрелә торган профилактик эш, шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре алдында 2020 нче елга куелган бурычлар турында да хәбәр ителде.