Шәхси эшкуар яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре сатып яткан

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, гражданинның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында, әлеге гаризада күрсәтелгән, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан сәүдә объектына барып кайтты.

Контроль чара үткәрү барышында хезмәткәрләр тарафыннан аерым куллану савытына тутырылган, яраклылык вакыты чыккан 4,05 литр күләмендә сыра табылды.

Хәзерге вакытта, әлеге хокук бозу факты буенча административ тикшерү эше алып барыла, шуннан соң материаллар, тиешле чикләү чарасын кабул итү өчен, вәкаләтле органнарга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International