Хокук бозган зат беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыртылды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән 2 мөрәҗәгатьне карау кысаларында Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты, 45 "А" йорт адресы буенча урнашкан "заПИВ.com" кибетендә үткәрелгән контроль чаралар барышында товар документлары булмаган һәм БДАМС системасында теркәлмәгән, зарури тәртиптә ярашлылыгы буенча расланырга тиешле хәмер продукциясен онлайн-касса системасыннан файдаланмыйча гына сату фактларын ачыклады. Барлыгы 168,0 литр күләмендә сыра сатудан алынды.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарны бозган зат, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше, 14.19 статьясы һәм 14.45 статьясы буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен, территориаль органга чакыртылды, ә мондый хәбәрләрне урнаштырган һәркемгә 3000 сум күләмендә матди бүләкләү түләнәчәк.

Моннан тыш, онлайн-касса системасыннан файдаланмыйча гына хәмер продукциясен ваклап сату турындагы мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясенә дә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International