Документларсыз гына сыра сатуның чираттагы очрагы ачыкланды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән, озату документларыннан башка гына сыра сатылуы турындагы шикаять нигезендә әлеге адрес буенча барып кайтты.

Мөрәҗәгатьтә Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан сәүдә объектларының берсендә эшкуарның хокук бозып хуҗалык эшчәнлеген алып баруы, аерым алганда, тиешле документларсыз сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуы турында әйтелгән иде, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 2 өлеше, 14.45 статьясы, 14.19 статьясы буенча административ тикшерү эшен уздыру турында билгеләмә чыгару өчен җитәрлек булып тора.

Сәүдә объектын караганда исә сыраны озату документларыннан башка гына сату факты раслама тапты. 84 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Хәзерге вакытта административ тикшерү эше дәвам итә, шуннан соң эш материаллары, әлеге хокук бозуга юл куйган шәхси эшкуарга карата тиешле чаралар күрү өчен, вәкаләтле органнарга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International