Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата чик дәрәҗәле ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алу өчен бүләкләүне түләү рөхсәт ителми торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында" 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карар кабул ителгән.
Телгә алынган карарда беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларының 24 атамалы төре билгеләнгән, әгәр 30 календарь көне рәттән Россия Федерациясе субъекты территориясендә санап үтелгән азык-төлек товарларына булган ваклап сату бәяләренең артуы 30 һәм аннан күбрәк процент тәшкил итсә, аларны ваклап сату бәяләре дәүләт тарафыннан көйләнергә тиеш, шул ук вакытта чик дәрәҗәле ваклап сату бәяләре иң күбе 90 календарь көненә кадәр генә билгеләнә ала.
Шуңа бәйле рәвештә, ай саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре кибетләрендә һәм базарларында 24 атамадагы социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына булган бәяләргә мониторинг үткәрелә.
Сөт, икмәк, май, күкәй, карабодай, дөге, шикәр, тоз, он, кара чәй, тары ярмасы, токмач, балык һәм ит (сыер ите, дуңгыз ите, тавык ите, сарык ите) социаль әһәмиятле продуктларга керә. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр арасында ул "аш җыелмасы": бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, шулай ук алмалар.