Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Соңгы вакытта безнең дәүләттә даими рәвештә норматив актлар яңартыла, аларның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау, җитештерелә һәм халыкка сатыла торган, халык куллана торган товарларның сыйфатына карата таләпчәнлекне арттыру, товарлар җитештерү һәм аларны сату белән шөгыльләнә торган сәүдә предприятиеләрнең, аларның нинди оешу-хокук формасында булуына бәйсез рәвештә, җаваплылыгын арттыру.

Халыкка тулырак мәгълүмат җиткерү өчен, 2020 елның 4 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, азык-төлек товарлары, шул исәптән үзләрендә җитештерелгән продукция сатыла торган шәхси эшкуар А.Р. Ибраһимова (Арча шәһәре) сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.

Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Атап әйткәндә, сатыла торган товарларга бәяләр һәм кулланучы почмагын рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында мәгълүмат турында киңәш-табыш бирелде. Сатыла торган товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә махсус игътибар бирелде.

Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International