Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча лекция үткәрелде

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белеме нигезләрен арттыру максатында, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Билгеләнгән вакыт аралыгында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Товарлар сатканда һәм эшләр башкарганда (хезмәтләр күрсәтелгәндә) кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре катнашында суд практикасыннан килеп чыккан очраклар каралды.

Лекция барышында Кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиешле булмаган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген җентекләп карадылар, әлеге Исемлеккә керми торган товарларны алмаштыру һәм сатучыга кире кайтару тәртибе турында аңлаттылар. Моннан тыш, суд практикасына тукталып киткәндә, кулланучыларның, әгәр дә дәгъва бәясе 1000000 сумнан артмаса, дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителүе турында да мәгълүмат җиткерелде.

Чара ахырында территориаль орган белгечләре барлык сорауларга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International