Җиһазга заказ биргәндә һәм сатып алганда низаглы хәлләргә тарымаска өйрәтәбез

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елның 5 февралендә Арча шәһәренең "МТ" ҖЧҖ (Арча филиалы) җиһаз салонында сатучылар арасында мебель сату кагыйдәләре буенча укулар үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, сатып алучы мебельне дөрес итеп сайлый алсын өчен, аның турында нинди мәгълүмат булырга тиешлеге турында сөйләде. Сатучы-консультант кулланучыга җиһазны җитештерүченең фирма атамасын гына түгел, ә аның юридик адресы турында да мәгълүмат җиткерергә тиеш, мебельнең функциональ билгеләнеше, материалы, товарны сатып алучыга китереп бирү яки тапшыру ысуллары, вакытлары, шартлары, товардан нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турында да онытмаска кирәк, шулай ук сатып алучылар гарантия срокларына игътибар итәргә тиеш.  

Сатып алучы җитешсезлекләре булган товар сатып ала икән, ул вакытта килешү төзегән вакытта бу хакта алдан ук мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Товардагы җитешсезлекләр турында сатучы сатып алучыга телдән генә түгел, ә язмача да (товарның ярлыгында, товар чегында яки башка ысул белән) кисәтергә тиеш.

Җиһазны сатып җибәрер алдыннан сатучы андагы детальләрнең комплектлылыгын, җыю өчен кирәкле детальләрнең, җиһазларны җыю схемаларының, шулай ук җиһаз җыелмасына керә торган барлык предметларның (гарнитуралар) булу-булмавын тикшерергә тиеш.

Шулай ук, килешү рәсмиләштергәндә, сатучы җиһазны җыю һәм китереп бирү турында мәгълүмат бирергә тиеш, әлеге хезмәт аерым түләү шарты белән күрсәтелергә мөмкин. Сатып алучыларга сыйфатлы җиһазның кире кайтарылмавы һәм башка үлчәмдәге, форма, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырылмавы турында да аңлату мәслихәт. Шуңа күрә дә яраткан диван яки балалар гарнитурын сайлауга аңлы рәвештә якын килергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International