Кайбыч районы кибетендә укулар узды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында"  2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре ай саен 177 атамадагы азык-төлек товарлары буенча мониторинг үткәрә. Кайбыч районында "Агроторг" ҖЧҖ "Пятерочка" кибетендә территориаль орган белгечләре бәяләргә мониторинг үткәрү барышында кибет директоры катнашында сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Белгечләр сатучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 4,5,10,18 статьяларын, ГОСТ Р 51305-2009 Сәүдә хезмәтләре. Персоналга карата таләпләр турында аңлатты. Үткәрелгән чарада сатучыларга кулланучы белешмәлекләре һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International