Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина "Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр комплексы" МБУК 5 нче китапханә-филиалында (Павлюхин урамы, 85) китап укучылар белән очрашу үткәрде.
Дәрес кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырылды.
Тыңлаучыларга һәркем өчен үтемле формада "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы хәлләргә, шулай ук сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә җентекләп тукталдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, оешманың кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат җиткерелде.
Очрашуда катнашучылар басма продукция белән таныша, аларда күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алыша алды, мәсәлән: сыйфатсыз товар сатылган яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучы хокукыннан ничек файдаланырга; азык-төлек продуктлары этикеткаларында нинди мәгълүмат булырга тиеш; хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди торак-коммуналь хезмәтләрне һәм нинди күләмдә күрсәтергә тиеш? Сатучылар кулланучының законлы таләпләрен хәл итүдән баш тарткан очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Товарлар сатып алганда, төрле хезмәтләр һәм эшләр башкарылганда барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү өчен булышлык күрсәтергә әзер торган Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.