ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ләйсән Фокеева "Халыкның кулланучы белемнәрен арттыру" проекты кысаларында Түбән Каманың 11 нче урта мәктәбендә, Прости урта мәктәбендә, "Норма36" мәктәбендә булды. Укучылар "Көндәлек тормышта кулланучы белемнәреннән ничек файдаланырга?" дигән темага лекция тыңлады, белгечтән бик күп файдалы мәгълүмат алды, ул балаларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар турында сөйләде, алар арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы төп нормалар булып тора. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында кулланучы эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товар (эш, хезмәт) сатып алырга яки заказ бирергә теләгән яки сатып алган, заказ биргән яисә әлеге товардан файдалана торган гражданин буларак билгеләмә ала. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 2 статьясы нигезендә, Россия гражданнары гына түгел, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар да кулланучы булып тора. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кулланучыларның социаль гарантияләрен тәэмин итеп кенә калмыйча, аларның хокукларын киңәйтеп, җитештерүчеләрнең, сатучыларның һәм башкаручыларның алар тарафыннан күрсәтелә торган эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыгын да арттыра, алар өчен кайбер вазыйфаларны билгели.
Балаларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш үзенчәлекләре турында да белүе кызык булды. Очрашу барысы өчен дә бик файдалы һәм күңелле узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән шундый файдалы лекцияләр үткәрү өчен гаризаларны (8555) 36-63-76 телефоны буенча җиткерергә мөмкин.