Дөрес мәгълүмат – дөрес товар

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге, кулланучының товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында мәгълүмат булмауга ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүе сәбәпле, парфюмерия-косметика әйберләре, сантехника, көнкүреш химиясе товарлары, шул исәптән лак-буяулар сата торган “Хуҗалык товарлары” кибетләренең берсендә шушы кибетнең җитәкчесе һәм хезмәткәрләре өчен өйрәтү максатындагы очрашу үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларга юл куймау һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту әлеге чараның төп максатына әйләнде.
Әлеге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, “Тере акча белән һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисаплар ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, №54-ФЗ Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән таныштырып үтелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре, шул исәптән көнкүреш химиясе һәм парфюмерия-косметика товарларын сату үзенчәлекләре, бәяләр белешмәлеген (ценник) эшләүгә карата таләпләр аңлатылды.
Сатудагы товарларга бәяләр белешмәлекләре, товарның атамасын, сортын, товарның авырлыгы яки берәмлеге бәясен, матди яктан җаваплы зат имзасын яки оешма мөһерен, бәя белешмәлегенең эшләнү датасын күрсәтеп, төгәл һәм һәммәсе дә бер үк төрле итеп эшләнгән булырга тиеш. Товарның атамасы, товарның фирма атамасы һәм җитештерүчесенең урнашу урыны, сатып алучылардан дәгъвалар кабул итүгә җитештерүче тарафыннан вәкаләт бирелгән оешманың урнашу урыны, стандартлар (товар шуның мәҗбүри таләпләренә туры килергә тиеш), товарның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар, товарны нәтиҗәле һәм куркыныч тудырмый торган итеп куллану кагыйдәләре һәм шартлары, гарантия срогы (конкрет теге яки бу товар өчен билгеләнгән очракта), яраклылык срогы, товарның бәясе һәм сатып алу шартлары турында мәгълүматлары булырга тиешле товарларга аерым тукталып үтелде. Сатучының кулланучыга, дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле мәгълүматны үз вакытында бирергә тиешлеге искәртелде.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992, №2300-1 Россия Федерациясе Законының 12 статьясы нигезендә, килешү төзегәндә кулланучыга товар турында кирәкле мәгълүмат белән шундук танышу мөмкинлеге  тудырылмаса, кулланучы сатучыдан килешүнең нигезсез төзелмичә калуы сәбәпле китерелгән зыянны каплауны таләп итүгә, килешү инде төзелгән очракта – аны үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән сумманың кире кайтарылуын, башка зыяннарның каплануын (билгеле бер срок эчендә) таләп итүгә хокуклы.
Товар турында дөрес мәгълүмат бирмәү товарның кулланучыга тапшырылуыннан соң  товарда җитешсезлекләр килеп чыгуга китерсә, кулланучы, җитештерүченең (сатучы, эш башкаручы) гаебе аркасында товарны җитешсезлекләр белән сатып алганда нинди таләпләр куйса, сатучыга бу очракта да шундый ук таләпләр куюга хокуклы.
Ягъни кулланучы сатучыдан түбәндәгеләрне таләп итүгә хокуклы:
- шундый ук маркадагы (шундый ук модельдәге һәм (яки) артикулы шундый ук булган) товарга алыштыруны;
- бәяне яңадан исәпләп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне;
- товардагы җитешсезлекләрне кичекмәстән һәм бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан җитешсезлекләрне юкка чыгаруга тотылган чыгымнарны каплауны;
- сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү. Кулланучы сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Моннан тыш, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (30.12.2001 ел, №195-ФЗ) 14.8 статьясы нигезендә, кулланучының сатыла торган товар (эш, хезмәт күрсәтү), аны җитештерүче, сатучы, эш башкаручы һәм аларның эш режимы турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алуга хокукын бозу, килешүгә кулланучының закон нигезендә билгеләнгән хокукын кысардай шартлар кертү, кулланучыга закон нигезендә билгеләнгән ташламалар һәм өстенлекләр бирмәү административ штраф салуга китерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International