Кунакчыл "Забота" пансионаты кабат белгечләрне каршы ала

2020 елның 7 феврале, җомга

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашулар 2020 елда да дәвам итә.

Мамадыш шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтә торган "Забота" пансионатында бүлек хезмәткәрләре ял итүчеләр белән очрашу уздырды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларына аңлатма бирү, РФ Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән таныштыру ял итүчеләрне шулхәтле мавыктырды ки, әңгәмә дискуссиягә әйләнеп китте. Биредә ял итә торган 19 кеше "Син законны беләсеңме?" дигән викторинада актив катнашып, белгечләрнең сорауларына бик теләп җавап бирде. Закон кызыклы һәм күп нәрсә турында аңлатмалар бирә. Мамадыш халкы бик белемле һәм үз хокукларын яклый белә. Республикада яшәүчеләргә кулланучы белеме нигезләрен төшендерүгә юнәлдерелгән "2014-2020 елларга кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" республика программасы акрын гына булса да дөрес юнәлештә “хәрәкәт итә”.  

 Очрашу ахырында "Забота" пансионаты директоры Наталья Кекишева әлеге чараны уздырган өчен белгечләргә рәхмәт белдерде. Истәлекле фотолар ясалды, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International