Арча территориаль органы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2020" чарасында катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

"Россия чаңгы юлы" ел саен үткәрелә, һәм ул кышкы зур бәйрәм чарасы булып тора. Әлеге ярышлар чаңгы спортын яратучыларның киң даирәсенә исәпләнгән. "Россия чаңгы юлы" бәйгесендә профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә яше ничәдә булуына карамыйча катнаша.

Ярышларның максаты – өлкәннәрне һәм яшьләрне даими рәвештә чаңгы ярышлары белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, алга таба халык арасында физик культураны, спортны пропагандалау һәм үстерү. 

2020 елның 8 февралендә Арча территориаль органы хезмәткәрләре территориаль орган карамагындагы барлык районнарда диярлек узган әлеге спорт чарасында катнашты. Саф һава һәм спорт рухы ярышларда катнашучыларга көч эстәп торды. Бәйрәм бик күңелле узды һәм уңай нотада тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International