2020 елның 8 февралендә Чаллы шәһәренең "Яр буе" паркында "Татарстан чаңгы юлы-2020" ярышлары старт алды. Быелгы узышлар ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Чаллы халкына шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгына багышлана.
Ярышларда катнашучылар өчен төрле озынлыктагы аралыклар әзерләнгән иде: һәвәскәрләр өчен – 2 һәм 3 км, әзерлекле кешеләр өчен – 3 һәм 5 км, ветераннар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен – 2 километр.
Быел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, 20 мең чаллылы белән берлектә, "Татарстан чаңгы юлы-2020" ярышларында катнашты.