Бүген "Россия чаңгы юлы-2020. Татарстан чаңгы юлы-2020" узышлары булды. Чараның максаты – спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Илдәге барлык чаңгычылар беренче тапкыр 1982 елда стартка чыккан һәм шул вакыттан бирле "Россия чаңгы юлы" һәвәскәр спортчылар өчен иң көтелгән спорт чарасы булып тора. Чарада катнашу өчен җенес, яшь, гражданлык буенча чикләүләр юк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә әлеге чарада бик теләп катнашты.