5 нче февральдән башлап Чаллы шәһәрендә "Ямьле кыш" дигән кызыклы товарлар ярминкәсе башланып китте. Ул Чаллы проспектының "Мегастрой" гипермаркеты янындагы павильонда ачылды. "Ямьле кыш" ярминкәсе – Россиянең төрле төбәкләреннән эшкуарлар китерә торган, бөтен гаилә өчен табигый продуктлар һәм оригиналь товарлар үзәге. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәгә барды, ярминкәдә катнашучылар белән очрашты, эшкуарлар һәм сатып алучылар белән әңгәмә корды.
Инде 10 ел рәттән "УДМУРТИЯ" күргәзмәләр үзәге Россиянең 29 шәһәрендә даими рәвештә ярминкәләр уздыра. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендәге ярминкә зур уңыш казанды. Анда катнашучы кайберәүләрнең продукциясе үзенчәлекле һәм шәһәр кибетләрендә юк.
Ярминкә – ул гурманнар өчен иркен мәйданчык булып тора. Бик күп күләмдәге сырлар ассортименты, Кавказ рецептлары буенча сулугуни сыры, какланган сырлар, ап-ак тозланган сыр кисәкләре тәкъдим ителгән. Тәмледән тәмле балык һәм ит деликатеслары да бик күп ассортиментта: авыздан су китерә торган чавыча (иң эре сөләйман балыгы), нерка (кызыл сөләйман балыгы), көмеш сөләйман балыгы, ак балык; болан ите, куян күркәдән рулеткалар, тәмле сало. Көньяк төбәкләрдән зур-зур анарлар, кәкшегән җиләк-җимеш һәм яшелчә. Чәй эчү өчен – төрледән-төрле хәлвә, зефир, рахат-лукум, чикләвек һәм йогыртлы җиләк-җимеш, чәй һәм бал коллекцияләре. Ярминкә азыкларын татып караган кешеләр тора-бара бирегә еш килә торган кунакка әйләнә.
Мондагы гадәти булмаган аксессуарлар һәм заманча савыт-сабалар теләсә кайсы хатын-кызның күңеленә хуш киләчәк. Ассортиментта – пешерү өчен теләсә нинди мөмкин булган формалар, яшелчә кисә торган җайланмалар, микродулкынлы мичтә пешерү өчен экспресс-капчыклар, су агызмый торган капкачлар һәм башка төрле "акыллы" җайланмалар.
Тузмый торган фин пуховиклары, оригиналь каракүл туннар, баш киемнәре, җылы һәм уңайлы свитерлар, палантиннар, бияләйләр, Монголда яшәүче як һәм дөя йоныннан оекбашлар, шулай ук табигый косметика, Гарәп майлары һ.б. бер генә сатып алучыны да битараф калдырмаячак. Үсеш бүлеге белгечләре сатып алган әйберләрнең сыйфатлы булуын тели, кулланучылар базары өлкәсендә хокуклары бозылган очракта, кулланучыларга әлеге мәсьәләләр буенча Чаллы территориаль органының 71-43-03 номерлы кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.