Интернет аша шопинг: интернет сайтларыннан сатып алганда кулланучыларның хокуклары

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы интернет аша товарлар сатып алу мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең күбәеп китүе сәбәпле хәбәр итә:

Интернет-кибетләрдән товарлар сатып алу "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 26.1 статьясы нигезендә җайга салына.

Нәрсә дә булса сатып алыр алдыннан игътибар белән кайтавазларны укып чыгарга кирәк. Өстәвенә, Сез сайлаган товар турында гына түгел, ә интернет-кибетнең үзе, җитештерүче турында да.

Товарны китертү һәм аның өчен түләү шартлары белән танышырга онытмагыз.

Интернет аша сатып алу өчен килешү төзергә кирәк. Сатып алыр алдыннан кулланучы товар турында тулы мәгълүмат алырга тиеш: буклетлар, фото, видео, башка чыганаклар.

Сатучы, ваклап сату-алу турында килешү төзелгәнче, кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучының адресы (урнашкан урыны), товарны әзерләгән урын, сатучының (җитештерүченең) тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм аны сатып алу, товарны китертү шартлары, аның хезмәт итү чоры һәм гарантия вакыты, товар өчен түләү тәртибе турында, шулай ук килешү төзү турында тәкъдим гамәлдә булган вакыт турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Кулланучы – кулына тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны кулга алганнан соң җиде көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

Товарны китергән вакытта сыйфатлы товарны кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача формада мәгълүмат җиткерелмәгән булса, кулланучы товар тапшырылган вакыттан башлап өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

Товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару мөмкин хәл. Кулланучыда товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документның булмавы аның товарны әлеге сатучыдан сатып алуын дәлилли торган башка әйберләргә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Заказ буенча, сезнең хосусый параметрларга туры китереп эшләнгән товар төреннән генә, мәсәлән, тектерелгән киемнән, аяк киеменнән яки шәхси бүләк язмасы булган товардан гына баш тартып булмый.

Кулланучы товардан баш тарткан очракта, кулланучыдан товарны кире кайтартуга киткән сатучы чыгымнарыннан тыш, сатучы, кулланучы тиешле таләпләрне белдергән көннән башлап ун көн узганчы, кулланучы тарафыннан килешү нигезендә түләнгән акчаны кайтарып бирергә тиеш.

Товарны кире кайтару сәбәбе товарның сыйфатына кагылышлы булса, кулланучы:

  • товарны шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
  • башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
  • сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
  • товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
  • сату-алу турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплау турында таләп итәргә хокуклы.

Техник яктан катлаулы товарга карата, анда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы үзенә мондый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә сатып-алу турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы товарга яки башка маркадагы шундый ук товарга алыштыру хакында таләп итәргә хокуклы. Әлеге вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

  • товарда әһәмиятле җитешсезлек булуы ачыкланганда;
  • товардагы кимчелекләрне бетерү сроклары бозылганда;
  • төрле җитешсезлекләрне берничә мәртәбә юкка чыгару нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артыграк вакыт эчендә товардан файдалану мөмкин булмаганда.

Күп кенә кибетләр, төргәге бозылган очракта товарның кире кайтарылмавы турында күрсәтә. Ләкин мондый таләп законлы түгел, чөнки төргәген бозмыйча торып товарның төзек булу-булмавын тикшереп булмый бит.

Шулай ук товарны товарны китертү ысулы, товарда җитешсезлекләрнең булу-булмавын чагылдырган фотографияләрне теркәп, товарны карау актын да төзергә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International