173 300 татарстанлы "Россия чаңгы юлы" һәм "Татарстан чаңгы юлы"нда катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

8 нче февральдә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә "Россия чаңгы юлы – 2020" XXXVIII ачык россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары һәм "Татарстан чаңгы юлы – 2020" республика гаммәви чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында узды. Татарстан Республикасында массакүләм стартка 173 300 кеше чыкты. Алар арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе һәм хезмәткәрләре дә бар иде.

Казанда "Россия чаңгы юлы – 2020" ярышларының төп старты Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узды. Шәһәр халкы өчен массакүләм стартлар шулай ук Горкино-Әмәт урман паркында, Казансу елгасы үзәнлегендә һәм Совет районының Каенлык аланында оештырылды.

Казан шәһәрендә чаңгы спортын яратучылар белән бергә стартка спортчы-профессионаллар, спорт ветераннары, республика Министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чыкты – башкалада барлыгы 21,5 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Иң өлкән яшьтәге катнашучы – 84 яшьлек Мария Евдокимова, иң яшь чаңгычы – 3 яшьлек Ярослав Климин.

Шулай ук узышлар барышында спортчылар йөз метрлы дистанциядә дә ярыша алды, җиңүчеләргә махсус призлар бирелде. “Финиш суперйөзлеге” ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Билгеләнгән мәйданчыкларда бәйрәм атмосферасын тудыру өчен иҗат коллективлары чыгышлары белән төрле күңел ачу чаралары оештырылган иде. Спорт бәйрәмендә катнашучыларга һәм кунакларга кайнар ризык, чәй тәкъдим ителде, транспорттан файдалану мөмкинлеге тизләтелде.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шулай ук "Татарстан чаңгы юлы" гаммәви ярышлары узды. Быелгы узыш, гадәттәгечә, соңгы елларда файдалануга тапшырылган 35 яңа модульле чаңгы базасында узды.

"Россия чаңгы юлы"н үткәрү кысаларында шулай ук "Хезмәткә һәм оборонага әзер" россиякүләм физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү дә оештырылган иде, шул ук вакытта ГТО мәгълүмат мәйданчыгы да эшләде. Анда Тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде һәм теләге булганнарны тематик баннер фонында фотога төшерде.

2020 елда "Россия чаңгы юлы" чарасы "Демография" илкүләм проектының "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның өлешен Россия Федерациясендә 55%ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшне активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең илкүләм проектларын билгеләүче һәм раслаучы "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

"Россия чаңгы юлы" безнең илдә ел саен 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда чаңгы ярышлары 15нче тапкыр уза.

Чаңгы ярышлары – Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада чаңгы ярышлары белән шөгыльләнүчеләр саны 26 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта "Россия чаңгы юлы-2019" һәм "Татарстан чаңгы юлы" стартына 171 950 татарстанлы чыккан булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International