"Сезнең барлык сорауларга да җавап бирмичә китмибез әле!" – Чаллы шәһәре җитәкчеләре гыйнвар-февраль айларында ел саен үткәрелә торган халык белән традицион очрашулардагы чыгышларын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Быелгы очрашулар 15 нче гыйнвардан 7 нче февральгә кадәр барды. Шәһәр җитәкчеләре шәһәр халкы алдында узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга планнар турында фикер алышты.
Очрашуларда төрле контрольлек органнары вәкилләре, ТИҮ рәисләре, участок полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр идарәсе, прокуратура, янгын күзәтчелеге, идарәче компанияләр хезмәткәрләре катнашты. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т. Вафина көн саен мондый чараларда катнашып килде һәм Алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә читтә калмады, халыкка пенсия фонды, сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм салым хезмәте кебек хезмәт күрсәтүче белгечләр белән беррәттән, көн саен "Түгәрәк өстәл"ләр үткәрде. Шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләрнең барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре тарафыннан кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы күп кенә кызыклы мәсьәләләр каралды. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Консультацияләрдән тыш, чараларда кулланучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучы буклетлары таратылды, шулай ук барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге һәм 71-43-03 номерлы кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат җиткерелде.